6 октябрьдә «Мир» кинотеатрында Рамил Гарифуллинның «Режиссер мозга» дигән нәфис фильмы премьерасы була. 19.00 дә башлана. Керү – бушлай.
Фильмның төп герое – Суд психиатриясе профессоры һәм суд психиатриясе үзәге җитәкчесе. Ул җәмгыятьтәге күп кенә эшлеклеләрнең гамәлләрен психопатология күзлегеннән карап тикшерә һәм аңлата. Ул үз һөнәрендә гадәти булмаган алымнар куллана.
Төп рольләрне Рамил Гарифуллин һәм Энже Гарифуллина башкара.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте