Әлмәт татар дәүләт драма театры ветераннары хөрмәтенә тантана

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Өлкәннәр көне алдыннан Әлмәт татар дәүләт драма театрында ветераннар хөрмәтенә тантана узды. Театрда үз вакытында эшләп киткән илледән артык өлкән кеше бар. Аларның сәламәтлекләре какшау сәбәпле кичәгә килә алмаганнарына бүләкләрне, җылы сүзләр һәм матур теләкләр кушып,  өйләренә тараттылар. Кичәгә җыелган ветераннар хозурына исә театр артистлары концерт-тамаша тәкъдим иттеләр, бәйрәм табыны кордылар.   

Шунысын да әйтергә кирәк, Әлмәт театрының хәзерге коллективы ветераннар белән тыгыз элемтәдә тора. Елына өч тапкыр – өлкәннәр көнендә, сезон ачылган һәм ябылган көннәрдә ветераннарны театрга чакырып кунак итү традициягә кергән инде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International