30 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсе хезмәткәрләрен әзерләү һәм һөнәри үстерү республика стратегиясе проектын әзерләү буенча эш төркеме үзенең оештыру утырышын уздырды. Анда проектның структурасы билгеләнде, эш юнәлешләре буенча эш төркемнәре төзелде, аларның җитәкчеләре сайланды, шулай ук эш графиклары расланды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте