Сентябрьнең 14 еннән 21 енә кадәр Рәис Беляев исемендәге «Беляев йолдызлары» беренче республика балалар-яшьләр академик вокал конкурсы лауреатларының беренче профиль сменасы узды.
Казан яшьләре Симферопольдә академик вокал концерты күрсәтте. Алар осталык дәресләрендә, борынгы шәһәрнең истәлекле урыннары, архитектура һәм тарих һәйкәлләре белән таныштыру экскурсияләрендә катнаштылар, яшьтәшләре – Кырымның музыка белеме бирә торган төрле уку йортлары укучылары белән тыгыз элемтәләр урнаштырдылар, дуслык җепләре ялгадылар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте