Сентябрьнең 23 еннән 25 енә кадәр Марий Эл Республикасында «Түгәрәк уен» бөтенроссия татар фольклор фестивале узды. Анда РФның 19 субъектыннан 400 кеше катнашты.
Конкурста катнашучылар 8 номинациядә көч сынашты, тамбурлы чигү, сәйлән белән чигү ысулларына, балалар өчен милли уеннар оештыруга, фольклор коллективларын оештыру методикасына багышланган осталык дәресләре, түгәрәк өстәлләр, матбугат чаралары уздырылды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте