Самарада «Волга театральная» икенче халыкара фестивале тәмамланды. Сентябрьнең 20 сеннән 27 енә кадәр Идел буе федераль округының 12 төбәгеннән театр коллективлары катнашты.
Әлмәт татар драма театры фестивальдә Шекспирның “Ромео һәм Джульетта”сын күрсәтте. Спектакль тамашачыларга бик ошады. Питер режиссеры Искәндәр Сакаев татар театрында спектакльләрне беренче генә куймый. Әлмәт театры белән аның хезмәттәшлеге, артистларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә фестивальдә гаять зур уңыш казанган спектакль туган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте