Татарстанда эшче яшьләр иҗат фестиваленең сайлап алу этабы ачыла

2015 елның 25 сентябре, җомга

25 сентябрьдә Чаллының «Камаз» мәдәният йортында «Безнең заман» III республикакүләм эшче яшьләр иҗат фестивале ачыла.

Быелгы фестивальдә коллективлар гына түгел, аерым башкаручылар да катнаша алачак.  Оештыру комитетына барлыгы 117 гариза алынды, бу узган сезон белән чагыштырганда өч тапкырга артыграк. Быелгы фестивальдә республиканың 27 муниципаль районыннан  800дән артык кеше катнаша. Болар төрле тармак һәм милекчелек формалары учреждениеләре һәм оешмаларында эшләүче 18дән 35 яшькәчә егет-кыз катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International