РФ Мәдәният министры В.Мединский Казанда II Халыкара реставраторлар съездында чыгыш ясады

2015 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Казанда РФ мәдәният министры катнашында II Халыкара реставрацияләүчеләр корылтае үткәрелә

Татарстан Республикасында бөтендөнья мәдәни мирасының, “Казан Кремле” музей-тыюлыгыннан кала, тагын ике энҗе бөртеге – борынгы Болгар шәһәрлеге һәм Зөя утрау-шәһәрлеген торгызу буенча комплекслы проект үрнәк алырлык дәрәҗәдә гамәлгә ашырыла.

Бу фикерне бүген Казанда “Корстон” комплексында II Халыкара реставрацияләүчеләр корылтаен   ачу тантанасында РФ мәдәният министры Владимир Мединский әйтте.

Искәртеп үтик: быел корылтай ЮНЕСКОның 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә һәм “Тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм торгызу: Россия һәм халыкара тәҗрибә” темасына багышлана. Чараны ачу тантанасында шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе, Һәйкәлләрне һәм истәлекле урыннарны саклау буенча халыкара совет (ИКОМОС) президенты Густаво Араоза катнашып чыгыш ясады.

РФ мәдәният министры корылтайның пленар утырышын ачып, РФ Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведевның сәламләү хатын укып узды.

“Форум ЮНЕСКОның 70 еллыгында уздырыла. Ул төрле илләрдән кешелекнең мәдәни мирасын саклап калуга ярдәм итүче абруйлы белгечләрен җыйды. Сезнең хезмәтегез кешеләр өчен бик мөһим, чөнки нәкъ менә сезнең ярдәм белән тарих һәм архитектураның уникаль һәйкәлләре яңадан торгызыла”, – дип билгеләп үтелде хатта.

Владимир Мединский борынгы Болгар тарихи-археологик комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелүен искәртеп, тиздән “Зөя утрау-шәһәрлеге” музей-тыюлыгының да дөнья күләмендә танылу алачагына ышаныч белдерде. Министр әлеге борынгы объектларны торгызу эшендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең роле зур булуын ассызыклады. Аның фикеренчә, бу төр проектларны тормышка ашыру, мәдәни мирас объектларының гомерен озайту белән беррәттән, аларга балаларыбызны тәрбияләү эшендә яңа сыйфади әһәмият тә бирә.

“Бу объектларның һәркайсы туристик индустрия объектына әверелә, аларга килүчеләр саны арта”, – дип билгеләп үтте ул бу уңайдан һәм Болгар белән Зөяне мисал буларак китерде.

Владимир Мединский корылтай делегатларына мөрәҗәгать итеп, аларны Казанның истәлекле урыннары белән дә танышырга чакырды. Ул 2009 елда ТР башкаласына нибары 350-400 меңләп, бүген исә берничә миллион турист килүен искәртеп үтте.

“Моннан 30-40 ел элек кенә Казан провинциаль калаларның берсе иде, бүген исә шәһәр – Россиянең эшлекле, инфраструктур, туристик энҗесе”, – диде министр.

Чыгышы ахырында ул, тормышларын тарихны саклауга багышлаган реставраторлар хезмәтеннән башка, Россиядә бу өлкәдәге уңышлар булмас иде, дип ассызыклады.

Соңгы көне 18 сентябрьгә билгеләнгән II Халыкара реставрацияләүчеләр корылтаенда, аерым алганда, Россиядә реставрация өлкәсенең киләсе үсеш этаплары, мәдәни мирасны саклау өлкәсендә норматив-хокукый һәм техник көйләү, реставрацияләү тармагында кадрлар әзерләү, мәдәни мирас объектларын саклау буенча халыкара оешмаларда Россиянең роле һ.б. мәсьәләләр турында фикер алышу күздә тотыла.

«Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International