Бүген Казанда “Корстон” комплексында II Халыкара реставрацияләүчеләр корылтае башланды. Ул ЮНЕСКОның 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла һәм “Тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм торгызу: Россия һәм халыкара тәҗрибә” темасына багышлана.
Шул рәвешле, дөньяның төрле илләреннән реставрация өлкәсендәге күренекле белгечләр бу көннәрдә Казанга җыела. 18 сентябрьгә кадәр барачак җыенда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ мәдәният министры Владимир Мединский һәм министрлык белгечләре, федераль һәм төбәк хакимият органнары вәкилләре катнаша.
Россия – дөньяның бай тарихлы иң борынгы илләренең берсе. Хәзерге вакытта аның территориясендә 140 меңләп тарихи кыйммәткә ия объект исәпләнә. Шуның 25 меңе – федераль әһәмияттәге тарихи һәм мәдәни истәлек-һәйкәл. 26 объект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән, тагын 24е анда эләгүгә дәгъва белдерә. “Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, Россиядә реставрация өлкәсенең киләсе үсеш этаплары турында Казанда уздырылачак шушы II Халыкара реставрацияләүчеләр корылтаенда фикер алышу күздә тотыла.
Форум кысаларында реставрация өлкәсендә Россия проектлары күргәзмәсен оештыру, шулай ук Россия реставрацияләүчеләр берлеге утырышын уздыру планлаштырыла. 16 сентябрьдә 14:30-17:00 сәгатьләрдә Казандагы “Корстон” комплексында мәдәни мирас объектларын саклау буенча халыкара оешмаларда Россиянең роленә, 17се көнне шунда ук 9:30-13:00 сәгатьләрдә мәдәни мирас объектларын саклау элементы буларак реставрацион технологияләргә багышланган түгәрәк өстәлләр уздыру корылтай программасына кертелгән.
“Татар-информ” МА