Чүпрәле районында бәйрәм

2015 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

29 августта Иске Чүпрәле авылында Геройлар аллеясын, ә Чуваш Бизнәсе авылында күпфункцияле үзәк ачу тантаналары узды.  

Чүпрәле районы илгә сигез Советлар Союзы Герое, ике Дан ордены кавалеры, алты Социалистик хезмәт Герое, бер Россия Федерациясе Герое бирде. 

Геройлар аллеясендәге бюстлар авторы  – Николай Кондрашкин (Ульяновск) скульптор, Чувашстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре.

Чуваш Бизнәсе авылындагы күпфункцияле үзәк бинасында  Мәдәният йорты, балалар бакчасы, мәктәп һәм китапханә урнашкан.  Янәшәдә генә, ачык һавада – спорт мәйданчыгы. Авыл кешеләренә иҗат һәм спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылган.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International