XI Казан кинофестиваленең жюри составы билгеләнде

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе

5 сентябрьдә Казанда  XI Халыкара мөселман кинофестивале ачыла.  Конкурс программасына  Россия, Латвия, Казахстан һәм Үзбәкстаннан күренекле биш кинематографист кергән жюри бәя бирәчәк.   Аны Россиянең халык артисты, режиссер, актер, сценарист һәм продюсер Владимир Меньшов җитәкләячәк. Жюри составына Үзбәкстаннан Ильяр Ишмөхәммәдов,  Казахстаннан Рәшит Ногъманов, Латвиядән Мирдза Мартинсоне, Татарстаннан Илдар Ягъфәров кертелгән. 25 илдән 51 фильмга  бәя биреләчәк.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International