Күренекле җырчы Ханан Йовель (Израил) Татарстанда IV Халыкара яһүд музыкасы фестивалендә чыгыш ясаячак. Аның җырларын 3 сентябрьдә фестивальне ачу концертында (Профсоюз урамы) һәм 6 сентябрьдә йомгаклау концертында («Уникс») ишетергә була.
Израильдән тагын бер кунак – «Gefilte Drive» коллективы «акылга сыймаслык телләр катнашмасында» (рус, украин, идиш, инглиз телләре) модерн клезмер музыкасын башкарачак.
Татарстаннан фестивальдә «Tatarica» оркестры, «Симха» клезмер ансамбле, «Казан егетләре» төркеме катнаша.
Артистлар һәм коллективларның тулы исемлеге
89274128275
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте