26 августта Татарстан Республикасы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты.
Муса Җәлил һәйкәле янына күп кеше җыелган иде. Тантаналы чара тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр, кунаклар Космодамианский ярындагы Мәскәү халыкара музыка йортына юнәлде.
Монда Татарстан Республикасы сәнгать әһелләре йомгаклау концерты белән Татарстанның Мәскәүдәге мәдәният көннәре ябыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте