Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының иҗат проектын гамәлгә ашыру – Татарстан Республикасында яшәүче халыклар тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре турында кыска метражлы уен фильмы төшерү өчен республика бюджетыннан субсидияләр алырга теләк белдергән коммерциячел булмаган оешмалардан гаризалар кабу итү турындагы игъланына үзгәрешләр кертелде:
1. Фильмны Татарстан Республикасы министрлыгына тапшыру срогы - быелның 15 декабренә кадәр, DVD (6 данә) яисә каты диск (винчестер) (1 данә).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына фильмга прокат таныклыгын тапшыру срогы - 2015 елның 28 декабре;
2. Фильм сценарие 15 биттән дә артмаска тиеш;
3. Проектны тормышка ашыру планы буларак Календарь-постановка планын санарга.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте