Хөрмәтле журналистлар!
5 – 10 августта Казанда XXXIII спорт кино һәм телевидениесе чемпионатының дөнья финалы ачыла. Һәрчак Италиянең Милан шәһәрендә уздырыла килгән Финал үз тарихында беренче тапкыр Апеннин ярымутравыннан читкә чыга. Анда дөньның 30 иленнән 100дән артык картина катнаша. Россиядән – 25, Татарстаннан 6 фильм тәкъдим ителә. Картиналар «3D PORT Cinema» (РК «Ривьера») кинотеатрында күрсәтелә. Тамашачыларга керү түләүсез.
Конкурсантлар эшләрен халыкара жюри бәяли, аның рәисе – сценарийлар авторы, «Чиста җиңү» фильмы режиссеры Георгий Шенгелия.
http://ficts-kazan.com/
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте