Августның беренче көнендә Казан елга портына Башкортстаннан теплоход килде. Республиканың мәдәният һәм сәнгать әһелләре Болгарга сәяхәт ясау өчен ел саен шулай Татарстан башкаласына килә. Кунакларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Р.Корбанов, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары каршы алды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте