XI Казан кинофестиваленең сайлап алу комиссиясен Сергей Лаврентьев җитәкли

2015 елның 14 июле, сишәмбе

XI Казан кинофестиваленең сайлап алу комиссиясен  күренекле кино белгече Сергей Лаврентьев җитәкли. Россиянең  «Ника» кино сәнгате академиясе академигы, Россиянең Оскар комитеты әгъзасы, Мәскәүнең телевидение һәм радио тапшырулары институты укытучысы Сергей Лаврентьев төрле елларда «Кинотавр», «Зеркало» (А.Тарковский исемендәге),  «Восток & Запад. Классика и Авангард», «Лики любви» кебек күренекле халыкара кинофестивальләрдә  программа директоры булган. Сергей Александровичка Казан фестивале дә яхшы таныш, ул берничә ел рәттән сайлап алу комиссиясе рәисе булды.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International