23 июльдән 1 августка кадәр Свияжск утравында «Свияжск АРТель» икенче театр лабораториясе була. Әдәбият елында проект Александр Пушкин әкиятләре темасына багышлап уздырыла, ә эскизлар беренче тапкыр балалар һәм үсмерләр аудиториясе өчен әзерләнә. “Свияжск АРТель” эскизлары тамашачыларга 1 августта тәкъдим ителәчәк. Лаборатория «Терек шәһәр» хәзерге заман сәнгатенә ярдәм фонды һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте