Державин исемендәге шигърият фестивале лауреатларын бүләкләү

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

14 июльдә, шагыйрь һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Романович Державин туган көндә, Казанда һәм Лаешта Бөтенроссия шигърият фестивале була.  Ул көндезге сәгать унбердә  Лядской бакчасындагы Державин һәйкәленә чәчәкләр куюдан башлана. Шушында ук тамашачылар алдында Казан шагыйрьләре чыгыш ясый. 

Аннары вакыйгалар Лаеш районында – кайчандыр Державиннарның туган утары урнашкан Сокуры авылында дәвам итә.   Фестиваль кунакларына экскурсияләр уздырыла. Сәгать дүрттә шагыйрьнең туган көненә багышланган шигърият бәйрәме башлана. Анда Державин премиясенең быелгы лауреатларына премия тапшырыла. 

Аккредитация өчен: shigabetdinov.pr@gmail.com

89272400017, Руслан Шиһабетдинов

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International