18-20 июньдә Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәбият музей-тыюлыгында Россиянең башкарма хакимиятнең мәдәният өлкәсендә эшчәнлек алып баручы органнары җитәкчеләре, музейлар һәм туристлык үзәкләре директорлары төбәкләрдәге мәдәни брендларны популярлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештырган методик семинарда ике йөзгә якын белгеч катнашты.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте