14 июньдә «Урта гасыр шәһәре Болгарда һөнәрчелек» ачык фәнни-практик комплексы белән таныштыру булды.
Бу комплекс «Татарстанның мәдәни мирасы: Свияжск утрау шәһәрчеге һәм борынгы Болгар» проектын гамәлгә ашыру барышында төзелде.
Бу көнне Болгарга Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Татарстан Республикасының рәсми вазыйфа биләүче башка затлары килгән иде.
Комплекс белән таныштыруда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Археология институты һәм КФУ белгечләре, борынгы һөнәрчелек төрләре белән шөгыльләнүче осталар, «Витязь» тарихи реконструкция клубы әгъзалары, Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы укучылары һәм укытучылары катнашты.
«Урта гасыр шәһәре Болгарда һөнәрчелек» ачык фәнни-практик комплексы берничә проектны гамәлгә ашыру юнәлешендә эшли:
1) Һөнәрчелек технологияләре һәм җитештерүе өлкәсендә Болгарның матди мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнүче реставрация һәм эксперименталь археология лабораторияләре;
2) Фәнни тикшеренүләрне гамәлгә кертү һәм Болгардагы һөнәрчелек җитештерүе традицияләрен өйрәнүгә чит ил белгечләрен җәлеп итү юнәлешендә эшләячәк Халыкара кыр археологиясе мәктәбе;
3) Фәнни мәгълүматларны популярлаштыру һәм археология мирасы белән таныштыру эшен башкарачак эксперименталь интерактив һөнәрханәләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте