Казанда «Руслардан яңа кешеләр» коллекциясе фильмнары күрсәтелә башлый

2015 елның 17 июне, чәршәмбе

«Мир» кинотеатрында 18 июньдә «Руслардан яңа кешеләр» коллекциясеннән кыска метражлы  фильмнар күрсәтелә башлый.

Коллекция программасына  фестиваль форматындагы алты эш кергән:  Григорий Добрыгинның «Хыянәт» һәм «Верпаскунген»Жора Крыжовниковның «Көтмәгәндә»; Камилла Сафинаның «Чиппендейл»; Оксана Михееваның «Расфокусин»; Кирилл Плетневның «6.23»  фильмнары.

Унсигез яшь тулмаганнар кинога кертелми.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International