20 июньдә Усть-Каменогорскида (Казахстан) Муса Җәлилгә һәйкәл ачарга җыеналар. Герой-шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү тәкъдимен татар этномәдәни берләшмәсе әгъзалары күтәреп чыкты. Муса бюстын Татарстан Республикасының Атказанган скульпторы Мәхмүт Гасыймов ясаган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте