17 июньдә Зәйдә күренекле мәгърифәтче, дин эшлеклесе, туган халкына хезмәткә бөтен гомерен багышлаган Таҗетдин Ялчыголга багышлап истәлек билгесе ачарга җыеналар.
Таҗетдин Ялчыгол (1763-1838) –мәгърифәтче, галим, тарихчы, язучы, мөдәррис, мөселман дин эшлеклесе, дин галиме, Нәкешбәнд тәрикатендәге шәех, табиб. Ул Әстерханда, Дагстанда, Төркиядә гыйлем өсти, бик күп китап күчереп яза, төзи. Туган иленә кайткач, Кама аръягында эшчәнлек алып бара, даны еракларга тарала.
Авторның дини тәрбия, дин гыйлеме бирү, ислам хокукы, тарих һәм медицина турында «Рисаләи Газизә», «Тәварихы Болгария», «Сидрәтел-мөнтәһа» һәм башка шундый хезмәтләре татар мәктәп-мәдрәсәләрендә дәреслек буларак укылган , алар әле хәзер дә татар халкының иҗтимагый фикер һәм рухи-әхлакый үсешенә сизелерлек йогынты ясый.
Ялчыгол изге буларак таныла, аның Зәй районы Имәнлебаш авылындагы каберенә килүчеләр саны арта бара.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте