Татарстанда «Изге Болгар җыены» узды

2015 елның 14 июне, якшәмбе

Бүген борынгы дәүләтебезнең башкаласы булган Болгар шәһәрендә Изге җыен узды. Ул һәр ел саен  922 елда Идел Болгарстанының рәсми рәвештә ислам динен кабул итүе уңаеннан уздырыла.  Тантанада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы  Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россиянең баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Россиянең мөфтиләр шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Төньяк Кавказ мөселманнары координация советы рәисе Исмәгыйль хаҗи Бирдиев катнашты.

"Татар-информ" МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International