27 – 30 октябрьдә Коми Республикасы башкаласы Сыктывкар шәһәрендә фин-угор халыкларының визуаль сәнгатенә багышланган IV «Туйвеж» халыкара фестивале уздырыла. Ул фин-угор халыкларының дөнья күләмендә мәдәни аралашуы аша визуаль сәнгать өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү, казанышларны популярлаштыру, сәнгать әсәрләре прокатының яңа рәвешләрен уйлап табу һәм үстерү, иҗат интеллигенциясе һәм оешмаларының халыкара багланышларын арттыру максатларында оештырыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте