Татарстан Республикасы Милли музее «ИНТЕРМУЗЕЙ-2015» фестивалендә катнаша

2015 елның 5 июне, җомга

1115 июньдә музейлар тормышында иң күренекле вакыйга – Халыкара  «ИНТЕРМУЗЕЙ-2015» музейлар фестивале узачак. Ул үзенең кунакларын  Мәскәүнең «Манеж» үзәк күргәзмәләр залында җыячак. Фестиваль быел төп тема итеп  «Яңа кешеләр территориясе»н сайлаган.

Конкурс программасында һәрчак актив катнаша торган Милли музейның быел җыйган баллары «Идел буе инешләре» дигән проект белән  икенче этапка чыгарга мөмкинлек бирде. 

Моннан тыш, музей үзенең 120 еллыгына багышланган презентация белән дә чыгыш ясарга җыена.

Фестиваль барган көннәрдә музейлар туплаган тәҗрибә, технологик яңалыклар белән танышу, практик семинарларда, түгәрәк өстәлләрдә, киңәшмәләрдә катнашу каралаган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International