Бүген, 1 июнь көнне, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры “Балачак бәйрәме” уздырды. Бәйрәм Тинчурин паркында башланып китте.
Бәйрәмне тантаналы рәвештә ачу өлешендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать бүлеге мөдире Дилия Хәйретдинова, Татарстан Республикасының халык артисты Әнәс Галиуллиннар бар иде.
“Балачак бәйрәме”ндә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып, балалар арасында уздырылган рәсемнәр бәйгесенең нәтиҗәләре дә игълан ителде. Бәйгедә җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, диплом, рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бу көнне балалар өчен кызыклы уеннар, күңелле стартлар үткәрелде. Нәни дусларыбызның үз сәләтләрен җыр, бию һәм нәфис сүз сөйләүдә сынап карарга мөмкинлекләре булды.
Шулай ук, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры нәни тамашачыларына ачык һавада “Али баба һәм өч карак” әкиятеннән өзек күрсәтте. Нәни дусларыбыз һәм аларның әти- әниләре Микуш, Мәтәли һәм Зәһәрбану (ТРның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов, артистлар: Алмаз Фәтхуллин, Гөлчәчәк Хафизова) кебек әкият каһарманнары белән таныша алды.
Тинчурин театрыннан Илнур Байназаров, Алия Хәмзина, “Зө-ләй-лә” триосы матур җырлары белән бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.