«Әкият» курчак театрында "Юл хәрәкәте билгеләре паркы"спектакле беренче тапкыр күрсәтелә

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

18 июньдә  сәгать унбердә «Әкият» курчак театрында ЮХИДИ заказы белән куелган  "Юл хәрәкәте билгеләре паркы"спектакленең (Р.Давыдов пьесасы) премьерасы була.

Артистлар уен рәвешендә кечкенә тамашачыларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында сөйләячәкләр.  Бу спектакль театрның ЮХИДИ белән бергәләп әзерләгән чираттагы чарасы. Әлеге оешмалар хезмәттәшлеге бик күптәннән – кырык елдан артык бара.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International