31 майда Свияжск әһрамнарының берсендә IV Халыкара «Иман музыкасы» фестивале ачыла. Изге Троица бәйрәме көнне православие рухи музыкасы, С.Рахманинов, П.Чайковский, П.Чесноков, М.Березовский һ.б. шундый авторларның хор музыкасы яңгыраячак. Керү түләүсез.
Моннан тыш, көндезге сәгать уникедә Свияжскиның тарих музеенда камера музыкасы концерты башлана. Татарстан Республикасы Дәүләт квартеты артистлары рус һәм Европа классиклары әсәрләрен башкарачаклар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте