20-21 апрель көннәрендә Казанда “Владимир Спиваков кунакка чакыра...” фестивале концертлары уза. Проект кысаларында С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Владимир Спиваков җитәкчелегендәге Россия Милли филармония оркестры чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә концертны оештыручылар.
Казанда коллектив ике зур программа тәкъдим итә. Концертта Ж.Массненың “Сид” операсыннан дивертисмент, И.П.Чайковскийның 5нче симфониясе, Беллини, Доницетти, Массне, Гуно, Сен-Санс һәм Мейербер операларыннан симфоник интродукцияләр, увертюралар, арияләр тамашачы хозурына тәкъдим ителә.
“Татар-информ” МА