10 апрельдә "Милли мультFest" VI Республика балалар кинофестиваленең гаризалар кабул итү кампаниясе башлана

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Ел саен үткәрелә торган "Милли мультFest" республика балалар кинофестиваленең оештыру комитеты гариза бирү кампаниясе башлануы турында игълан итә.

"Милли мультFest" республика балалар кинофестивале - Татарстанның мәдәни тормышында кино һәм анимация дөньясына һәвәс булган сәләтле балаларны берләштерүче уникаль вакыйга. Алтынчы тапкыр фестиваль яңа аниматорлар һәм кинематографистларны бергә туплап, алар алдында иҗат һәм илһамның яңа офыкларын ача.

"Милли мультFest" - тамашачы культурасын, катнашучыларның иҗади потенциалын һәм социаль компетенцияләрен үстерүгә юнәлдерелгән белем бирү киңлеген, конкурс эшләренең күрсәтүләрен һәм иҗади остаханәләрне берләштерүче комплекслы мәйданчык.

Фестиваль татар халкының гореф-гадәтләрен тапшыруда, туган телне һәм мәдәни кыйммәтләрне саклауда, шул ук вакытта сәнгати чагылышның заманча формаларын үстерүдә мөһим роль уйный.

Фестивальдә татар телендәге анимацион фильмнар һәм балалар өчен татарча кыска метражлы фильмнар катнаша. Тәкъдим ителгән эшләрнең төп темалары милли традицияләргә тугрылык, халык авыз иҗаты һәм социаль әһәмиятле проблемалар булырга тиеш.

Конкурста 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар яки балалар иҗат коллективлары катнаша ала. Катнашучылардан төрле техникада башкарылган эшләр - пластилин, кәгазь анимация, шулай ук заманча графика кабул ителә. Кинофестивальнең призлы урыннарына ия булучылар акчалата бүләкләр алачак.

Конкурс өч этапта үткәрелә:

I этап - 2026 елның 10 апреленнән 2026 елның 10 ноябренә кадәр гаризалар кабул итү.

II этап - 2026 елның 10 ноябреннән 2026 елның 25 ноябренә кадәр жюри эше.

III этап - 5 декабрьдә Казанның "Мир" кинотеатрында финалы һәм җиңүчеләрне бүләкләү.

Үз эшен кинофестивальгә җибәргән катнашучы бирелгән эшенең барлык хокукларына да ия булырга тиеш. Авторлар конкурска бер номинациягә чикләнмәгән күләмдә эш җибәрә ала. Барлык конкурс эшләре татар телендә башкарылырга тиеш. Фильмнар DVD, mkv, mp4, avi форматында кабул ителә: millimultfest@tatarkino.ru

"Милли мультFest" Республика балалар кинофестиваленең Нигезләмәсе белән сылтама аша кушымтадагы танышырга мөмкин.

Фестивальнең рәсми төркеме: "Милли мультFest" балалар кинофестивале (vk.com)

Кинофестиваль Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International