Бүген ТР Милли китапханәсендә "Ел китабы - 2013" конкурсына йомгак ясалды.
Әлеге китапханә һәм ТР Мәдәният министрлыгы, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырылган бәйгедә 219 китап катнашкан. Шуларның 47 се − чәчмә әсәрләр (проза), 29 сы − тезмә әсәрләр (шигърият), 46 сы − балалар әдәбияты, 49 сы − рус телендә чыккан матур әдәбият, 22 се − татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 26 сы − рус телендәге публицистика һәм фәнни- популяр әдәбият китаплары.
Татарстан нәшриятларында 2013 елда басылып, 2014 ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республиканың 1541 китапханәсе катнашкан. Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри 2015 елның 10 мартында җиңүчеләрне билгеләгән.
“Чәчмә әсәрләр” арасында Зифа Кадыйрованың "Бәхеткә юл кайдан?" (I урын), Набирә Гыйматдинованың "Үзем генә беләм..." (II урын), Гөлсинә Галимуллинаның "Күгәрчен оя корганда" (III урын) китаплары “Ел китабы- 2013” исеменә лаек дип табылды. Факил Сафинның "Гөлҗиһан" китабы исә кызыксындыру бүләгенә ия булды.
“Тезмә әсәрләр” номинациясендә Габдулла Тукайның “Актык тамчы яшь" (I урын, төзүчесе − Ленар Шәехов), Кол Галиның "Кыйссаи Йосыф" (II урын, төзүчесе − Венера Камалиева), Флера Гыйззәтуллинаның "Яну дәверләрендә" (III урын) китаплары җиңү яулады. Кызыксындыру бүләген Ләис Зөлкарнәйнең "Мәңгелектән исә җил..." китабы алды.
Хәкимҗан Халиковның “Сакчы күркә” (I урын), Нур Әхмәдиевның “Мырауҗанның туган көне” (II урын), Шәүкәт Галиевның “Шәвәли шуклыгы” (III урын) балалар әдәбияты басмалары арасында иң күп укылган китаплар дип табылды. Алмаз Гыймадиев “Телефонлы кәҗә" китабы өчен кызыксындыру бүләге иясе булды.
Моннан тыш, “Рус телендә чыккан матур әдәбият әсәрләре” иҗат итүчеләр дә тәбрикләнде. Китап укучылар фикеренчә, әлеге номинациядә Зөфәр Фәтхетдиновның (Фаткудинов) “Бегущий от ада, или Господин уголовник” (I урын), “Кот-воркот, Котофей Котофеевич = Мырау батыр” (II урын, төзүчесе — Люция Гыйззәтуллина), Әлфия Ситдыйкованың “Радуга сабантуя” (III урын) китапларына тиңнәр булмаган. Ә Альбина Әбсәламова исә “Живая вода” китабы өчен кызыксындыру бүләген алды.
Раиф Мәрданов белән Ирек Һадиев төзегән “Татар китабы” басмасы “Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият” номинациясендә беренче булды. Шулай ук, Равил Фәхретдиновның “Татар тарихы = история татар” (II урын), Әнвәр Хәйринең “Әхмәд ибне Фадланның 921-922 елларда Болгар дәүләтенә килгәндә язган сәяхәтнамәсе” (III урын) әлеге номинациядә бүләкләнде. “Татар халык ашлары” китабы авторы Юныс Әхмәтҗанов кызыксындыру бүләге белән билгеләп үтелде.
“Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият” номинациясендә “История татар с древнейших времен: в 7 т.—Т.6, Т.7” (I урын), “Гази Загитов, Григорий Булатов — знаменосцы Великой Победы” (II урын, төзүчеләре — Булат Хәмидуллин, Лилия Мөхәммәдиева), “Татарстан: из века в век” (III урын) китаплары “Ел китабы — 2013” исеменә лаек булды.
Җиңүчеләрнең барысына да дипломнар, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.
"Татар-информ" МА