Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан котлавы

2015 елның 17 апреле, җомга

 

Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинның  Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан котлавы

 

Кадерле дуслар!

1983 елдан бирле бөтен дөняда билгеләп үтелә торган Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан минем ихлас тәбрикләвемне кабул итегез.

Илебезнең бай һәм үзенчәлекле тарихи, мәдәни мирасы бар. Мондый хәзинәне киләчәк буыннар өчен саклап калу – тамырларыбыздан аерылмау, балаларыбызның гүзәл киләчәген тәэмин итү ул. Татарстанда 1,5 мең мәдәни мирас объекты дәүләт саклавында, һәйкәлләр һәм тарихи урыннарның байтагы күпләргә яхшы таныш, аларга илебезнең төрле төбәкләреннән, бөтен дөньядан туристлар агымы өзелми.   Барлык татарстанлыларның горурлыгы булган Казан Кремле –  бөтендөнья мәдәни мирас объекты. Болгар тарих-археология комплексының ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигать мирасы исемлегенә кертелүе 2014 елның иң зур вакыйгасы булды.

Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан  реставраторларга, архитекторларга, археологларга, тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә авыр, әмма игелекле хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләремне, хөрмәтемне җиткерәм.

Мирасыбызның дәүләт һәм җәмәгатьчелек кайгыртуында ышанычлы сакланачагына шигем юк!

 

Татарстан Республикасы мәдәният министры        А.М. Сибагатуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International