Бүген «УНИКС» та «Созвездие-Йолдызлык»-2015 фестиваленең суперфиналы ачылды. 15 нче юбилей фестивале Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырыла. Рәсми затлар чыгышыннан соң фестивальне оештыруда башлап йөргән, беренче көннәреннән актив катнашкан кешеләрне бүләкләү булды.
Йомгаклау этабына Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан, шулай ук Чиләбе, Әстерхан, Ульяновск өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Мари Эл һәм Мәскәүдән 4,5 мең тирәсе бала килде. Жюри катнашучыларны төрле номинацияләрдә бәяләячәк, осталык дәресләре әлеге зур мәдәни чараның зур үзенчәлеге булачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте