8 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, Филармония джаз-оркестры дирижёры, профессор Анатолий Александрович Василевскийның юбилей кичәсе булды.
Юбилярны чәчәк бәйләмнәренә, алкышларга күмделәр, җылы сүзләр һәм теләкләр күп яңгырады.
Концертта Татарстан Республикасының Филармония джаз-оркестры, Мәскәүнең һәм Казанның танылган музыкантлары катнашты, алар арасында Юрий Шихин (вокал), Анатолий Кролл (дирижёр, композитор), Вадим Эйленкриг (труба), Сергей Баулин (саксофон) һәм башкалар бар иде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте