«Шәһәр-АРТ-әзерлек» проекты «Россиядә Swiss Made. 2013-2015 елларда хәзерге заман мәдәнияте өлкәсендә аралашу» программасы кысаларында уздырыла. Аны үткәрүне Швейцариянең мәдәният буенча советы башлап йөри. Лаборатория 5 – 13 июньдә Казанда булачак. Беренче тапкыр мондый чара 2014 елның май аенда оештырылган иде.
Быелгы проект Швейцария, Россия һәм Татарстан режиссерларын, рәссамнарын һәм артистларын берләштерәчәк. Ул балалар театрына багышлана. «АРТ-әзерлек»тә катнашучылар олылар аудиториясе өчен генә түгел, балалар өчен дә спектакльләр эскизларын тәкъдим итәчәкләр.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте