Казанда «Играй, балалайка» бөтенроссия фестиваленең йомгаклау концерты була

2015 елның 7 апреле, сишәмбе

 «Играй, балалайка» — музыкант эшчәнлегенең бөтен якларына кагыла торган (методика, фән һәм концерт башкаручылыгы) шундый фестивальләрнең беренчесе. Ул бөтен Россиядә халык уен коралларында уйнаучы музыкантлар арасында гаять зур популярлык казанды. Фестивальнең төп максаты буларак, оештыручылар балалайканы халык арасында популярлаштыруны күрсәтә.

Илебезнең берничә консерваториясе тырышлыгы белән уздырыла торган фестиваль 1 апрельдә Түбән Новгородта ачылды.  Проект чаралары Саратов, Әстерхан, Әлмәт, Дзержинск, Волгоград, Зеленодольск кебек күп кенә шәһәрләрдә узачак. Йомгаклау концерты Казанда була.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International