«Тере шәһәр» хәзерге заман сәнгатенә ярдәм фонды «Почмак» дигән иҗат лабораториясе ача

2015 елның 31 марты, сишәмбе

«Тере шәһәр» хәзерге заман сәнгатенә ярдәм фонды  «Почмак» дигән иҗат лабораториясе ача. Мәйданчык Татарстан урамындагы 20 нче йортта – күптән түгел генә ачылган «Штаб» креатив индустрия резиденциясендә урнашачак һәм «Тере шәһәр»нең театр, кино һәм заманча сәнгатьнең башка юнәлешләрендәге күпчелек проектларын уздыру базасы булачак. «Почмак»ны ачу быелның 22 апреленә планлаштырылган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International