26 мартта Әлмәт театры Мәскәү Милләтләр театрының кече залында «Ромео һәм Джульетта» спектаклен күрсәтте. Ул Россиянең кече шәһәрләре театрларының XII фестивале лауреаты һәм Россия милли театр премиясендә һәм «Маска плюс» программасы кысаларында «Алтын маска» фестивалендә катнашучы булды.
"Милләтләр театры сәхнәсендә спектакльләр күрсәтүебезнең тирән мәгънәсе бар. Без бит – милли театр, татар телендә эшләүче театр. Бу безнең үзенчәлекле, татар Шекспиры», – диде спектакль режиссеры Искәндәр Сакаев.
Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп китәргә кирәк, Кече театрларның уникенче фестиваленең төп бүләге ике спектакльгә бирелде: "Ромео һәм Джульетта" (Әлмәт шәһәре, Татарстан Республикасы ) "Зур формадагы иң яхшы спектакль өчен" бүлемендә, "Кече формадагы иң яхшы спектакль өчен" бүлемендә "Полякча сөйләшүче ике ярлы румын" (Советск шәһәре, Калининград өлкәсе) спектакле бүләкләнде.
Быел Әлмәт театры Россиянең кече шәһәр театрлары унөченче фестивалендә «Язылмаган язмышлар» (реж. Н.Исмәгыйлев) спектакле белән катнашачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте