Казан халыкара мөселман кинофестивале оештыру комитеты 2015 ел программасын формалаштырырга керешә. Катнашуга гаризалар узган елның сентябрендә үк кабул ителә башлады. Быелның 20 мартына барлыгы 150 фильм фестивальгә катнашуга күрсәтелде. Гаризалар 1 июньгә кадәр кабул ителәчәк.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте