Республикада Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль ачылды

2015 елның 24 марты, сишәмбе

Республикада Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль ачылды. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында  узган матбугат конференциясендә бу проектның авторы һәм җитәкчесе  Рифат Фәттахов, жюри әгъзасы, җырчы Венера Ганиева, режиссер-сәхнәгә куючы һәм жюри әгъзасы  Хәлисә Исмәгыйлева, үткән елларда фестиваль лауреатлары булган, хәзер инде тамашачыларга яхшы таныш җырчылар катнашты. 

Быелгы фестивальгә инде илледән артык гариза килгән. Гаризалар кабул итү 10 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта сайлап алу туры бара.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International