Татарстанда “Глаголица” II Республика балалар әдәби премиясенә конкурс башлана, анда татар һәм рус телләрендәге иҗади эшләр, тәрҗемәләр бәяләнә

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Конкурс 10-17 яшьлекләр өчен тәгаенләнгән.

Бүгеннән Татарстанда “Глаголица” II Республика балалар әдәби премиясенә конкурс старт ала. Аны ТР Мәдәният, ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән “Бәхетле тарихлар” балаларга ярдәм хәйрия фонды оештыра. Балаларның иҗади һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен үстерү, аларны китап укуга тарту, укучыларда әдәби культура формалаштыруга юнәлтелгән әлеге конкурс Әдәбият елында үзгә бер яңгыраш ала. Былтыр бәйгегә республиканың 30 муниципаль берәмлегеннән 366 иҗади эш кабул ителгән, быел исә катнашучыларның тагын да күбрәк булачагына ышаныч зур. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә “Бәхетле тарихлар” балаларга ярдәм хәйрия фонды идарәсе рәисе Ирина Хөснетдинова сөйләде. Очрашуда шулай ук Рус география җәмгыятенең ТР төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер, ТР Мәдәният министрлыгының профессиональ сәнгать һәм сәнгати белем бирү бүлеге җитәкчесе Дилия Хәйретдинова, ТР Язучылар берлегенең рус секторы җитәкчесе, шагыйрә, тәрҗемәче Лилия Газизова һәм Россия шагыйрәсе Анна Русс катнашты.

Ирина Хөснетдинова быелгы конкурсның үзенчәлекләре, шартлары һәм номинацияләре турында тәфсилләп сөйләде. Аның сүзләренә караганда, бәйгенең форматы, нигездә, үзгәрмәгән. Бары тик татар телендә поэзия номинациясе өстәлгән. Шул рәвешле, быел балаларның әсәрләре рус телендә проза, рус телендә шигърият, рус телендә эссе, татар телендә проза, татар телендә шигърият, шулай ук 14-17 яшьлек үсмерләрнең мөмкинлекләре француз, инглиз, немец теленнән русчага тәрҗемә номинацияләрендә бәяләнә.

Бәйгедә Татарстан мәктәпләрендә белем алучы 10-17 яшьлек укучылар катнаша ала, әмма чит төбәкләрдән килгән иҗади эшләр дә кире кагылмаячак, диде Ирина Хөснетдинова. Катнашучыларның эшләре 10-13 һәм 14-17 яшь категорияләренә бүлеп бәяләнәчәк. I дәрәҗә лауреатларга “Глаголица” премиясе символы – Бәллүр ябалак һәм ноутбук, II дәрәҗә лауреатларга электрон китап тапшырыла (соңгысы конкурсның приз фонды үзенчәлеге булып тора), I-III дәрәҗә лауреатларын “кече китапханә” китаплар комплекты белән бүләкләү дә күздә тотыла. Алар шулай ук Россиянең һәм Татарстанның танылган язучылары, Рус география җәмгыяте сәяхәтчеләре белән остаханәләрдә катнашу мөмкинлегенә ия булачак.

“Былтыр без ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән бик тиз арада Татарстан мәктәпләренә конкурс турында мәгълүмат язылган 700 афиша тараттык. Нәтиҗәдә, әле беренче тапкыр гына уздырылган әлеге бәйгедә республиканың 30 муниципаль берәмлегеннән укучылар катнашты”, – дип сөйләде Ирина Хөснетдинова һәм оештыруда булышкан һәркемгә рәхмәтен җиткерде.

Дилия Хәйретдинова ТР Мәдәният министрлыгының “Глаголица” II Республика балалар әдәби премиясенә конкурсына бик теләп ярдәм күрсәтүен билгеләп узды. Әлеге министрлык ярдәме белән былтыр бәйгенең Гала-концерты “Әкият” курчак театрында уздырылган. Чара быел да шунда узар дип көтелә.

Ирина Хөснетдинова сүзләренә караганда, узган елда конкурска татар телендә 60лап иҗади эш кабул ителгән. Аларны ТР Язучылар берлеге рәисе, балалар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбан һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь, публицист, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллин бәяләгән.

Былтыр уздырылган конкурс нәтиҗәләре буенча “Глаголица-2014” җыентыгы басылган. Аңа катнашучыларның 100 әсәре кертелгән. Очрашуда оештыручылар быел да мондый җыентык дөнья күрәчәген вәгъдәләде.

“Былтыр, конкурсны беренче мәртәбә генә үткәргәнлектән, балалар катнашырмы, кабул ителгән әсәрләр яхшы булырмы, эшләрне сайлап алу авыр булмасмы дигән курку-шөбһәләргә бирелдек. Әмма балалар бәйгегә без көткәннән күпкә яхшырак, чын мәгънәсендә камил әдәби әсәрләр җибәрде. 10-13 яшьлекләр арасында рус телендә проза номинациясендә өлкәннәр өчен дә уку кызыклы булырга мөмкин эшләр бар иде”, – дип, фикерләре белән уртаклашты конкурсның жюри әгъзасы Анна Русс. Быелгы катнашучыларга ул әсәр иҗат иткәндә өлкәннәргә охшарга тырышмаска, бала булып калырга киңәш итте.

“Әлбәттә, конкурста катнашучыларның барысы да киләчәктә язучы, шагыйрь булмас, бәлки аларның берсе дә әлеге юнәлеш буенча китмәс. Әмма бу һич кенә дә мөһим түгел. Конкурс бала шәхесен тәрбияләүгә юнәлтелгән. Шуңа бәйгедә катнашучы сабыйларның киләчәктә җәмгыятьнең рухи элитасы булачагына ышаныч зур”, – диде конкурсның жюри составына быел гына кергән Лилия Газизова.

Искәртеп үтәбез: “Глаголица” II Республика балалар әдәби премиясенә конкурсына иҗади эшләр 14 сентябрьгә кадәр http://www.glagolitsa-rt.ru сайтында кабул ителә. Бәйгенең йомгаклау өлеше 14 ноябрьдә узар дип планлаштырыла.

“Татар-информ”да барган сөйләшүне тулысынча сайттан карап-тыңлап була: http://www.tatar-inform.ru

“Татар-информ” МА 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International