Рөстәм Миңнеханов: Катлаулы икътисадый вәзгыятькә карамастан, без социаль программаларны гамәлгә ашыруны дәвам итәбез

2015 елның 17 марты, сишәмбе

Татарстанда территорияләрне яхшырту һәм татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен арттыру буенча 30 социаль республика программасын финанслау сакланачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорск муниципаль районына эш визиты кысаларында белдерде, ул районда кайбер социаль объектларны төзү һәм төзекләндерү эшләренең барышын тикшерде.

Татарстан Президенты караган объектларның берсе  - Лениногорскның Мәдәният йорты. Биредә шәһәрнең 60 еллык юбилеена әзерләнү кысаларында төзекләндерү эшләре алып барыла. Бүген бу район һәм республика дәрәҗәсендәге масштаблы чараларны уздырырлык бердән-бер урын. Бина яраксызга әйләнгән һәм төзекләндерү эшләре таләп иткән. Объектны капиталь ремонтлау планлаштырыла: тышкы һәм эчке төзекләндерү эшләре, инженер челтәрләрен ремонтлау, яңа җиһазларны сатып алу каралган. Барлык эшләргә 130 млн. сум бирелә. Татарстан Президенты Мәдәният йортын нефть темасына бизәргә тәкъдим итте. "Кешеләр биредә Татарстан нефть тармагы тарихы белән таныша алырлык итеп эшләргә кирәк. Тиешле рәсемәнр, герой-нефтьчеләрнең фотосурәтләре эленеп торырга тиеш. Шәһәрнең горурланырлык тарихы бар, шуңа да бу юнәлештә эшләргә кирәк", - дип күрсәтмә бирде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International