15 мартта «Казан» милли мәдәният үзәгендә «Татар кызы-2015» бөтенроссия матурлык һәм талант конкурсын оештыру һәм уздыру буенча эш төркеменең утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Чиләбе өлкәсе мәдәният министры Алексей Бетехтин, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова катнашты. Конкурсның нигезләмәсе, эш төркемнәре составлары, символикасы, конкурс этапларын уздыру вакыты, вакыйгаларны массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртуны тәэмин итү мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте