Марсельдәге Рус сәнгате фестивален Качалов театрының "Чия бакчасы" спектакле ачты

2015 елның 14 марты, шимбә

13 мартта Марсельдәге XX Рус сәнгате фестивален Качалов театрының   "Чия бакчасы" спектакле ачты.   

Спектакль тулы залда узды, зур уңыш казанды.  14 мартта качаловлар "Чия бакчасын" тагын бер тапкыр күрсәтте, ә 17 мартта тамашачы шушы ук театрның бөек Достоевский әсәре буенча куелган  "Дядюшкин сон" спектакленә җыелачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International