13 мартта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы Көмеш чор китапханәсенең Каминлы залында «Максимилиан Волошинның «Киммериясе» күргәзмәсе ачылды.
Экспозиция – шәһәрдәге берничә музейның уртак проекты.
Күргәзмә Көмеш чорда иҗат иткән гаять күренекле шәхес – рәссам, шагыйрь, фикер иясе һәм тәнкыйтьче Максимилиан Волошин иҗаты белән таныштыра. Күргәзмәдә аның Күктүбә күренешләре сурәтләнгән акварель рәсемнәре куелган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте