Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышы булды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
Иҗтимагый советның сайлап алынган дәүләт (муниципаль) учреждениеләре эшенә бәя бирү критерийларын, бәйсез бәя бирү тәртибен эшләү һәм раслауда катнашуы мәсьәләләре каралды. Совет әгъзалары шулай ук «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Законы проекты белән танышты. Утырышта Совет составына өстәмә кандидатуралар да расланды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте