13-14 мартта Татарстан Республикасының Атказанган артисты Айдар Сөләйманов Бурятия Республикасының Улан-Удэ шәһәрендә «Ак ай» халыкара эстрада җырчылары конкурсында катнашачак.
Конкурс эстрада вокалы жанрының тагын да үсүенә ярдәм итү, репертуарның сәнгати дәрәҗәсен күтәрү һәм башкаручыларның осталыгын арттыру, эстрада җыры жанрында эшләүче яшь артистларга булышлык итү, талантлы яшьләрне барлау максатларында Бурятия Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте