«Артур һәм Марат» музыкаль дуэты яңа альбомын презентацияли

2015 елның 10 марты, сишәмбе

12 мартта көндезге сәгать бердә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында  «Артур һәм Марат» дуэтының яңа альбомын журналистларга тәкъдим итү була. Татарстан Республикасының Атказанган артистлары Артур Минһаҗев һәм Марат Галимов яңа һәм музыка сөючеләр инде яратып өлгергән җырларын тамашачылар хозурына тапшыра.

 Кайчандыр «Казан егетләре» төркемендә җырлаган талантлы популяр җырчыларның дуэт буларак чыгыш ясый башлаганына менә бер ел була инде. Алар Татарстан белән генә чикләнмичә, чит илләрдә дә концертлар куя. Артистларның иҗаты дөньяның төрле почмакларында яшәүче татарларга яхшы таныш дип арттырусыз әйтеп була. Егетләрнең татар моңы нечкәлекләрен, татар җыры тирәнлекләрен яхшы тоемлаучы, кеше тормышындагы иң мөкаддәс хисләр – чын сөю, туган җир, ихлас дуслык, туганлык турында  туган телдә җырлаучы үз һөнәренең осталары дигән матур даны бар. Узган ел Казанга «Төрки дөньяның мәдәни башкаласы» статусын бирүгә багышланган тантананы ачып җибәрү өчен ТӨРЕКСОЙ халыкара оешмасының әлеге дуэтны «Туган тел» җырын башкарырга чакыруы очраклы түгел. 

Музыкантларның яңа альбомында  - унике татар җыры. Аларның күпчелеге авторлар тарафыннан нәкъ менә Артур белән Марат өчен махсус иҗат ителгән, шул ук вакытта яңа җырлар белән беррәттән,  анда вакыт сынавын узган әсәрләр дә бар.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International